Туктамыш башлангыч белем бирү мәктәбе



страница1/17
Дата07.03.2016
Размер4.37 Mb.
ТипПрограмма
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17
ТР Биектау муниципаль районының

“Туктамыш башлангыч белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

2 квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Шарифуллина Фирдэвес Рэшит кызының

татар теленнән эш программасы

( 1 сыйныф)
“Каралды” Педагогик совет

утырышы беркетмәсе № 1

22 август 2012 ел

Аңлатма язуы


Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнде.

 Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.

Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү — I сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.

 Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. Шул ук вакытта укучылар язма хәрефләрне, аларны иҗекләргә, сүзләргә тоташтырып язу технологиясен дә үзләштерәләр.

«Әлифба» һәм шулай ук «Язу дәфтәре»ндә аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән.

Сузык авазлар һәм аларга билге булып килгән хәрефләр беренче чиратта өйрәнелә, чөнки алар иҗек төзи, шуның нигезендә укучылар уку технологиясе белән таныша.

Сузыклардан соң сонор тартыклар өйрәнелә. Бу аларның яңгырау һәм саңгырау парларының булмавы, яңгырашы ягыннан сузык авазларга якын торуына бәйле. Нәкъ менә шушы тартык аваз төркемнәре аша графиканың позицион принцибы төшенчәсе кертелә, ә бу үз чиратында хәрефнең үзенчәлеген янындагы хәрефләр йогынтысында гына белергә мөмкинлекне аңлата. Моны алда өйрәнелгән сузык аваз хәрефләре ярдәмендә күрсәтергә мөмкин: а, ы, у, о хәрефләре — тартык авазның калынлыгын; ә, э, и, ү, ө, е хәрефләре нечкәлеген белдерә. Калын сузык аваз хәрефләре янында тартыкларның — калын, нечкә сузык аваз хәрефләре янында нечкә әйтелүен төшендерү аеруча мөһим.

Моннан тыш, кыска [й] авазын өйрәнү е, ю, я хәрефләре ике аваз кушылмасына, ягъни [й] һәм тиешле сузыкка билге булып килүе белән дә танышырга ярдәм итә.

Алга таба тартыкларның яңгырау һәм саңгырау парларын өйрәнгәндә, мисалларга таянып, балалар язуда тартыкларның калынлык һәм нечкәлекләрен белдерү кагыйдәләрен ныгыталар.

Соңыннан алар аеру билгеләре [ь,ъ] булган сүзләргә аваз анализы ясарга һәм ул сүзләрне укырга өйрәнәләр, шуннан соң гына парсыз шаулы тартыклар белән танышалар, аларның язылыш үзенчәлекләрен үзләштерәләр.

I сыйныф укучысы кыска гына вакыт эчендә өйрәнелә торган аваз еш кулланылган сүзләрне, текстларны укырга өйрәнә, нәтиҗәдә хәрефләрне тиешле авазларга күчерә.

«Әлифба»да уку өчен махсус төзелгән текстлардан тыш, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән һәм балаларда танып белү эшчәнлеген формалаштырырга ярдәм итә торган башка жанрдагы әсәрләр: шигырь, табышмак, мәкаль, әйтем, тизәйткеч, санамышлар да урын алган. Грамотага өйрәтү дәресләрендә балаларның фонематик ишетеп аңлау һәм аваз культурасы үсешенә сүзләрне «үстерү» һәм сүзләрне үзгәртеп төзү алымнарын куллану нәтиҗәсендә ирешелә. Сүзләрне «үстерү»нең асылы сүзнең авазлар санын акрынлап үстерә баруда, бу башлангыч сүзнең үзгәрүенә һәм яңа сүзләр ясауга китерә. Мәсәлән: бал — бала — балан — баланлы — баланлык. Бу дәреслектәге лексик материалны баетып кына калмый, ә укучыларда күзәтүчәнлекне үстерүгә һәм аңлап уку техникасын формалаштыруга җирлек тудыра. Мондый чылбырдагы сүзләрне уку берьюлы ике дәрәҗәдә башкарыла: а) иҗекләп (җырлап, йөзмә, салмак) уку; ә) авазларны дөрес әйтеп (орфоэпик), басымнарны дөрес куеп уку.

 Шулай ук сүзләрне үзгәртеп төзү алымы да кулланыла, бу укучыларга сүзгә бер аваз өстәү яки аның бер авазын үзгәртү нәтиҗәсендә сүзнең мәгънәсе тулысынча үзгәрүне күзәтергә мөмкинлек бирә, мәсәлән: көн — төн, бала — балан һ.б.

Бу этапта җиде яшьлек балалар алдында торган төп бурыч булып, басма һәм язма хәреф билгеләренең формаларын үзләштерү тора. Басма һәм язма хәрефләр системасына структур-системалы якын килү нәтиҗәсендә, хәрефләрне төзү максатыннан, аларның элемент-өлгеләре эшләнде. Аларны кулланып, укучы үз куллары белән өйрәнелә торган хәреф формасын мөстәкыйль төзи алуга ирешә.

I сыйныфта балалар укырга өйрәнү белән параллель язарга да өйрәнә. Укудан аермалы буларак, язу кул хәрәкәте компоненты булып тора. Язуның график күнекмәләре (хәрефләрнең рәвешләрен, тоташ язу, язу тизлеген үзләштерү) — хәрәкәт күнекмәләренең бер төре. Язу процессында һәр авазның язма хәрефен күңелдә тудырырга, бу очракта шул аваз нинди хәреф билгесе белән белдерелүен искә төшерергә һәм кул чугы мускулларын хәрәкәтләндереп, шул хәрефне дөрес язарга кирәк. Катлаулы кул хәрәкәте эшчәнлеге буларак, язуны автоматлашу дәрәҗәсенә җиткерү нәтиҗәсендә график күнекмә барлыкка килә.

Язарга өйрәтү, уку кебек үк, өч (әзерлек, төп (аваз-хәреф) һәм йомгаклау) этаптан тора.

Әзерлек этабында I сыйныф укучылары график системаның структур берәмлекләре, яки татар алфавитының язма хәрефләре элементлары белән таныша. Язарга өйрәнүнең төп этабында (ул әлифба чорына туры килә) балалар барлык язма хәрефләрне иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә кушып (тоташ) язу күнекмәләрен алалар.

Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик хаталар төзәтелә, график күнекмәләр ныгытыла.



Программа эчтәлеге

Әзерлек чоры – 5 сәгать

Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән танышу. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән танышу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.

Татар алфавиты хәрефләре график системасының структур берәмлеге буларак кулланылган элемент-сызыклар. Алгоритм буенча элемент-сызыкларны язу. Язма хәрефләрнең өлге формалары белән танышу. Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары турында күзаллау тудыру.

График системаның структур берәмлеге булган язма хәреф элементларын чагыштыру, төркемләү һәм йомгаклау, гомуми нәтиҗә ясауга корылган логик күнегүләр үтәү.

Әзерлек чоры ахырына балалар:

1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.


ӘЛИФБА ЧОРЫ – 60 сәгать

Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре.Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Уку дәресләрендә элемент-өлгеләр ярдәмендә басма хәрефләрне төзү күнегүләре. Балалар хәтерендә барлык басма хәрефләрнең күрмә образларын формалаштыру.

Язу дәресләрендә элемент-өлгеләрдән язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Гомуми уртак элемент формалары буенча хәрефләрне төркемләү һәм чагыштыру буенча логик биремнәр үтәү.

Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Бу хәрефләрне алгоритм һәм тактлап (санап) язу технологиясен камилләштерү.

Язуда оч төрле (өске, урта-йөзмә, аскы) тоташтыру алымы белән танышу.Дәрестә өйрәнелә торган хәрефне элек өйрәнелгән хәрефләр белән тоташтыру алгоритмнарын үзләштерү.

Тактлап язу алымы нигезендә кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарту (киметү) белән ритмик чиратлаштыру күнегүләре.

Сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртү һәм алга таба язма хәрефләр белән язу. Язма хәрефләр белән бирелгән иҗек, сүз, җөмлә үрнәкләрен уку. үрнәк буенча язу. укучыларның үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерүләре.

Әлифба чорының ахырына балалар:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

- аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;

- билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза;

- иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти;

- тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарта;

- күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза;

- бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр.
Әлифбадан соңгы чор - 34

Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту.

Тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшару халәте белән чиратлаштыра белү.

График хаталарны төзәтү һәм каллиграфик язу сыйфатын камилләштерү эшләре. Тизләтелгән темпта язу шартларында график грамоталылыкны һәм каллиграфик сыйфатны формалаштыру.

Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу. әйтеп яздыра торган текстны язу.

Грамотага өйрәтүнең йомгаклау чорында беренче сыйныф укучылары:

1. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш.

2. Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

- төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш.

3. О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу;

- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп. иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану;

- хәрефләрне язуда тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын тормышка ашыру;

- татар теленең позицион принцибына нигезләнеп, [гь] [кь] авазларын язуда белдерү турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр.



Укыту-тематик планлаштыру

Татар теле
Сәгатьләр саны
Барлыгы 99 сәгать; атнага 3 сәгать

Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнде.


Дәреслекләр: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган.

”Әлифба”- 1 сыйныф, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2011 ел.



“Әлифба дәресләре өчен методик кулланма” И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2011 ел.

Темалар бүленеше

Әлифбага кадәр чор – 5 сәгать

Әлифба чоры - 55 сәгать

Әлифбадан соңгы чор – 39 сәгать



п/п

Дәреснең темасы

Сәгать

саны

Дәрес тибы

Контроль һәм

бәя төрләре



Үткәрү вакыты



Искәрмә

план

факт




ӘЗЕРЛЕК ЧОРЫ – 5 сәг.

1.

Язу юлы белән танышу. Җөмлә, сүз схемаларын сызу.

1

Яңа матери-алны аңлату

Индивидуаль эш

4.09

4.09




2.

Иҗек схемасын сызу. Предмет рәсемнәрен ясау.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

05.09

05.09




3.

Җөмлә, сүз һәм иҗек схемаларын сызу. Ярымтүгәрәкләр, дулкынлы сызыклар сызу.

1

Теманы ныгыту

Индивидуаль эш

06.09

06.09




4.

Астан һәм өстән ыргаклы хәреф элементлары язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

11.09

11.09




5.

Астан һәм өстән ыргаклы хәреф элементлары язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

12.09

12.09




ӘЛИФБА ЧОРЫ – 55 сәг.
















ӘЛИФБА ЧОРЫ – 55 сәг.

6.

А,а хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәреc

Индивидуаль эш

13.09

13.09




7.

Ә, ә хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

18.09

18.09




8.

Ы, ы хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

19.09

19.09




9.

Өйрәнгән хәрефләрне язу күнегүләре.

1

Теманы ныгыту

Индивидуаль эш

20.09

20.09




10.

Э, э хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

25.09

25.09




11.

И, и хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

26.09

26.09




12.

Өйрәнгән хәрефләрне язу күнегүләре.

1

Теманы ныгыту

Индивидуаль эш

27.09

27.09




13.

У, у хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

02.10

02.10




14.

Юл ү хәрефен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

03.10

03.10




15.

Баш Ү хәрефен язу

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

04.10

04.10




16.

О, о хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

09.10

09.10




17.

Ө,ө хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

10.10

10.10




18.

Н,н хәрефләрен язу

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

11.10

11.10




19.

Л, л хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

16.10

16.10




20.

Юл м хәрефен язу.

1

Катнаш дәрес

Сүзлек диктанты

17.10

17.10




21.

Баш М хәрефен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

18.10

18.10




22.

Р, р хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

23.10

23.10




23.

ң хәрефен язу.


1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

24.10

24.10




24.

Өйрәнгән хәрефләрне язу күнегүләре.

1

Теманы ныгыту

Индивидуаль эш

25.10

30.10




25.

Й,й хәрефләрен язу.


1

Катнаш дәрес

Сүзлек диктанты

30.10

30.10




26.

Я, я хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

31.10

31.10




27.

Ю ,ю хәрефләрен язу

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

01.11

01.11




28.

Е,е хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Сүзлек диктанты

.11

13.11




29.

Юл д хәрефен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

.11

14.11




30.

Баш Д хәрефен язу

1

Теманы ныгыту

Индивидуаль эш

15.11

15.11




31.

Т, т хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

.11

20.11




32.

З, з хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Җөмләләр күчереп язу

.11

21.11




33.

С, с хәрефләрен язу.

1

Теманы ныгыту

Сүзлек диктанты

.11

22.11




34.

Г,г хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

.11

27.11




35.

Баш К хәрефен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

.11

28.11




36.

Юл к хәрефен язу.

1

Теманы ныгыту

Сүзлек диктанты

.11

29.11




37.

Баш В хәрефен язу.

1

Катнаш дәрес

Җөмләләр күчереп язу

.12

04.12




38.

Юл в хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

.12

05.12




39.

Баш Ф хәрефен язу.

1

Теманы ныгыту

Сүзлек диктанты

.12

06.12




40.

Юл ф хәрефен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

.

11.12




41.

Юл б хәрефен язу.

1

Катнаш дәрес

Җөмләләр күчереп язу

.11

12.12




42.

Баш Б хәрефен язу

1

Теманы ныгыту

Сүзлек диктанты




13.12




43.

П, п хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш




18




44.

Ж, ж хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты




19




45.

Басмачадан күчереп язу күнегүләре.

1

Теманы ныгыту

Индивидуаль эш




20




46.

Ш,ш хәрефләрен язу.


1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш




25




47.

Җ, җ хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Сүзлек диктанты




26




48.

Ч, ч хәрефләрен язу.

3 чирек


1

Катнаш дәрес

Басмачадан күчереп язу




27.12




49

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес язу күнегүләре.

1

Теманы ныгыту

Сүзлек диктанты




15.01




50.

Х, х хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты




16.01




51.

Һ, һ хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш




17.01




52.

Өйрәнгән хәрефләрне язу күнегүләре.

1

Теманы ныгыту

Индивидуаль эш




22.01




53.

Ё, ё хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Җөмләләр күчереп язу




23.01




54.

Щ, щ хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Басмачадан күчереп язу




24.01




55.

Өйрәнгән хәрефләрне язу күнегүләре.

1

Теманы ныгыту

Индивидуаль эш




29.01




56.

Ц, ц хәрефләрен язу


1

Катнаш дәрес

Сүзлек диктанты




30.01




57.

ь хәрефе һәм сүзләр язу.


1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш




31..01




58.

Әйтеп һәм күчертеп яздыру.

1

Теманы ныгыту

Басмачадан күчереп язу




05.02




59.

ъ хәрефе һәм сүзләр язу.

1

Катнаш дәрес

Җөмләләр әйтеп яздыру




06.02.




60.

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу. Басмачадан күчерү

1


Катнаш дәрес

Сүзлек диктанты




07.02




ТАТАР ТЕЛЕ

СӨЙЛӘМ, ҖӨМЛӘ, СҮЗ – 6 сәг

1.

Кешеләрнең үзара төп сөйләшү формалары, сөйләм төзү.

1

Яңа теманы аңлату

Фронталь

Сорау











2.

Җөмлә турында гомуми төшенчә.

1

Катнаш дәрес

Агымдагы










3.

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.


1

Катнаш дәрес

Сүзләрдән дөрес җөмләләр төзү




14.02




4.

Предмет һәм сүз. Хәрәкәт һәм сүз.

1

Яңа теманы

Агымдагы




26.02




5.

Билге һәм сүз.

1

Яңа теманы

Сүзлек диктанты










6.

Аваз һәм сүз

1

Катнаш дәрес

Карточка буенча эш










АВАЗЛАР ҺӘМ ХӘРЕФЛӘР – 7 сәг

7.

Аваз һәм хәреф. Алфавит.

1

Катнаш дәрес

Алфавитны яттан сөйләү










8.

Баш хәреф белән башлап языла торган сүзләр. Кеше исемнәре һәм фамилияләре.

1

Яңа теманы

Агымдагы










9.

Хайван кушаматлары.

1

Катнаш дәрес

Төшеп калган хәрефләрне куярга










10.

Шәһәр, авыл, елга исемнәре.

1

Катнаш дәрес

Фронталь










11.

Аваз төркемнәре. Сузык һәм тартык авазлар.

1

Катнаш дәрес

Сүзлек диктанты










12.

Калын һәм нечкә сузык авазлар.


1

Яңа теманы аңлату

Агымдагы










13.

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар.

1

Яңа теманы аңлату

Тест










ИҖЕК – 13 сәг

14.

Иҗек.

1

Катнаш дәрес

Сүзләрне иҗекләргә бүлү










15.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

1

Яңа теманы аңлату

Карточка буенча эш










16.

ь,ъ булган сүзләрне юлдан юлга күчерү.

1

Яңа теманы аңлату

Фронталь










17.

Сузык аваз хәрефләре. Э-е хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Карточка буенча эш










18.

Ө-е хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Агымдагы










19.

О-ы хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Орфографик минут










20.

Я хәрефе.

1

Катнаш дәрес

Сүзлек диктанты










21.

Ю хәрефе.

1

Катнаш дәрес

Фронталь










22.

Е, е хәрефләре

1

Катнаш

Агымдагы










23.

Тартык аваз хәрефләре. Й хәрефе

1

Катнаш дәрес

Агымдагы










24.

В хәрефе

1

Катнаш

Агымдагы










25.

К, г хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Сүзлек диктанты










26.

М, н, ң хәрефләре.

1

Катнаш

Күчереп язу










СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ – 7 сәг

27.

Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләр .

1

Яңа теманы аңлату

Фронталь











28.

Кем? Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр турында кабатлау.

1

Теманы ныгыту

Карточка буенча эш










29.

Нишли? Нишләде? сорауларына җавап булган сүзләр .

1

Яңа теманы аңлату

Агымдагы










30.

Нишли? Нишләде? сорауларына җавап булган сүзләр ( кабатлау.)

1

Теманы ныгыту

Җөмләләр төзеп язу










31.

Нинди? Кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр

1

Яңа теманы аңлату

Карточка буенча эш










32.

Предметның төрле билгеләрен белдерүгә карап нинди? соравына җавап булган сүзләрне төркемләү.

1

Яңа теманы аңлату

Карточка буенча эш










33.

Сүз төркемнәре турында кабатлау. Диктант.

1

Белемнәрне тикшерү

Диктант.










ҖӨМЛӘ. ҖӨМЛӘДӘ СҮЗЛӘР БӘЙЛӘНЕШЕ. СӨЙЛӘМ ТӨЗҮ – 3 сәг

34.

Сөйләмдә җөмлә чикләрен табу, бәйләнешле сөйләм төзү.

1

Катнаш дәрес

Агымдагы










35.

Җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең үзара бәйләнеше.

1

Теманы ныгыту

Фронталь










36.

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү күнегүләре.

1

Теманы ныгыту

Карточка буенча эш










УКУ ЕЛЫНДА ӨЙРӘНГӘННӘРНЕ НЫГЫТУ – 3 сәг

37.

Җөмлә. Авазлар һәм хәрефләр.

1

Катнаш

Күчереп язу










38

Предметны, эш-хәрәкәтне, билгене белдергән сүзләр турында кабатлау.

1

Теманы ныгыту

Мөстәкыйль эш










39

Җөмлә һәм сөйләм темасын кабатлау.

1

Теманы ныгыту

Фронталь












МУНИЦИПАЛЬНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ

«ТуктамышСКАЯ НАЧАЛЬНАЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА

ВЫСОКОГОРСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН»

Согласовано

Руководитель МО

__________А.Х.Исламова

Протокол № ___ от

«__»______________2011 г.

Согласовано

Зам. директора по УР

___________

«__»_____________2011 г.


Утверждаю

Директор школы

___________ Гильфанов К.Ш.

Приказ №____ от

«__»____________ 2011 г.


РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

по изобразительному искусству для 1 класса

учителя начальных классов второй квалификационной категории

МОУ «ТУКТАМЫШСКАЯ НОШ»

Шарифуллиной Фирдаус Рашитовны

на 2011-2012 учебный год.

Сроки освоения программы: 4 года

Объем учебного времени: 33 часа

Режим занятий: 1 час в неделю

Содержание


  1. Пояснительная записка.

  2. Содержание тем учебного курса.

  3. Планируемые результаты освоения основной образовательной программы курса начального образования

  4. Основные требования к знаниям, умениям и навыкам учащихся.

  5. Тематическое планирование

ИЗО (изобразительное искусство)

Пояснительная записка

Программа и материал УМК рассчитан на 33 часа в год, 1 час в неделю, что соответствует ОБУП в 1-х классах (1-4).

Изобразительное искусство как один из учебных предметов общеобразовательной школы имеет важное значение в воспитании учащихся.

Программа создана в соответствии с концепцией модернизации российского образования, с опорой на положения правительственных документов по вопросам воспитания у граждан любви к отечеству, национального достоинства, интереса к культурно-историческим традициям русского и других народов страны.



Основные цели программы:

  • обеспечить Обязательный минимум содержания федерального компонента начального общего образования по предмету «Изобразительное искусство»;

  • содействовать развитию эмоционально-ценностного восприятия произведений профессионального и народного искусств, окружающего мира;

  • способствовать освоению первичных знаний о разнообразии и специфике видов и жанров искусства (графика, живопись, декоративно-прикладное искусство, архитектура, дизайн);

  • содействовать воспитанию личности на основе высших гуманитарных ценностей средствами изобразительного искусства и народных традиций в художественных технологиях; воспитанию нравственных и эстетических чувств: любви к родной природе, своему народу, Родине, уважения к людям и результатам их труда, традициям, героическому прошлому, многонациональной культуре;

  • способствовать формированию образного мышления, пространственного воображения, художественных, проектных, конструктивных способностей на основе творческого опыта.

Основной задачей воспитания и обучения в процессе изобразительной деятельности на уроках является приобретение учащимися умений передавать впечатления о предметах и явлениях с помощью выразительных образов, формирование индивидуальных интересов, склонностей, способностей.

Изобразительное искусство в силу своей конкретности и наглядности оказывает большое влияние на детей, даёт возможность знакомить их с новыми явлениями в общественной жизни, природе, быту, обогащает представления.

Благодаря характерности, яркости воплощения художественный образ всегда волнует, вызывая чувство симпатии, радости или, наоборот, огорчения.

Восприятие произведения изобразительного искусства рассматривается целостно, т.е. охватывает сразу не только содержание, но и средства, использованные художником для воплощения образа. Произведения для анализа отобраны с учётом доступности детям младшего школьного возраста.

Автором продуманы задания для самостоятельного рассказывания учащихся о том, что изображено, выделения характерных деталей, признаков, существенных для раскрытия образов, средств художественной выразительности.

Постоянно направляя детское внимание на выразительность изображаемых событий, людей, животных, предметов, богатство характерных деталей, цветовую гамму, пластичность форм, особенности композиции, учитель постепенно подводит учащихся к умению элементарно оценивать и обобщать воспринятое.

У детей не бывает удач или неудач в рисовании. Они умеют рисовать всегда, сегодня – так, а завтра – не хуже или лучше, а просто иначе.

Оценка учителя обязательно должна содержать элемент понимания и одобрения (положительное подкрепление), чтобы не разрушить уверенности в себе, в своих способностях и не убить интерес к изобразительному творчеству.

В результате изучения изобразительного искусства в начальной школе у выпускников будут сформированы основы художественной культуры, представления о специфике изобразительного искусства, потребность в творчестве и в общении с искусством, первоначальные понятия о выразительных возможностях языка искусства; развит интерес к искусству и художественной деятельности, образное и ассоциативное мышление и воображение, учебно-творческие и оценочные способности в различных видах художественной деятельности; воспитаны нравственные и эстетические чувства, художественный вкус.

Выпускники овладеют практическими умениями и навыками в восприятии произведений пластических искусств и в различных видах художественной деятельности: рисунке, живописи, скульптуре, художественном конструировании.

Выпускники смогут понимать образную природу искусства, реализовать собственный творческий потенциал, открыто выражать и отстаивать свою эстетическую позицию, свое отношение к событиям и явлениям окружающего мира (к природе, человеку и обществу) в различных формах художественно-творческой деятельности, проявлять ценностно-смысловые ориентации, позитивную самооценку и самоуважение, жизненный оптимизм.

Они будут способны встать на позицию другого человека, вести диалог, участвовать в обсуждении значимых для каждого человека проблем жизни и продуктивно сотрудничать со сверстниками и взрослыми.



Выпускники научатся наблюдать, воспринимать произведения различных видов изобразительных, декоративных искусств, архитектуры и дизайна, размышлять о них; воплощать художественные образы в собственной учебно-творческой деятельности.

Они научатся применять художественные знания и представления о пластических искусствах для выполнения учебных и художественно-практических задач, смогут действовать самостоятельно при разрешении проблемно-творческих ситуаций в повседневной жизни.
ИЗО (изобразительное искусство)

планируемые результаты освоения основной образовательной

программы начального образования

Каталог: upload -> images -> files
files -> Рабочая программа учебного предмета «Математика»
files -> Обтяжка и отделка схематических моделей
files -> Тематическое планирование по биологии Класс: 7 Учитель: Зарипова Гулюся Гирфанутдиновна
files -> Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ «Об образовании»
files -> Задания школьных олимпиад ■математика, русский язык, окружающий мир задания разного уровня сложности
files -> Контрольная работа по математике. 5 класс 1 вариант Уровень а а1 Найдите сумму чисел 34 и 5
files -> Книга для учителя. Москва тц «Сфера», 2004г. Научно-методический журнал «Русский язык в школе»
files -> Шингарёв Дамир Фаридович Учитель технологии п г. т. Алексеевское 2013-2016 уч года
files -> Викторина как назывались первые русские воины? (Дружинники)
files -> Пояснительная записка Рабочая программа по предмету «Окружающий мир» 2 класс составлена на основе следующих нормативных документов и методических рекомендаций


Поделитесь с Вашими друзьями:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17


База данных защищена авторским правом ©uverenniy.ru 2019
обратиться к администрации

    Главная страница