Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды



страница2/24
Дата11.06.2016
Размер5.47 Mb.
ТипПрограмма
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   24

Сыйныфтан тыш уку.№1

Ф. Кәриминең “Ауропа сәяхәтнамәсе”



1

Класстан тыш уку дәресе. Әсәргә анализ ясау.

Язучының берничә чит тел белүе, сәяхәтләрдә булуы; язылганнарның үзе күргәннәргә нигезләнүе.

08.10




12

13


Кереш. Гасыр үзенчәлекләре. Татар әдәбиятының сикәлтәле юллары. Әдәбият-сәнгать үсешен тәэмин иткән алшартлар һәм сәбәпләр.Сүз сәнгате үсешенең яңа күтәрелеше.

ӘТ. Иҗат методы турындагы төшенчәне киңәйтү.



2

Кереш һәм темага кыскача күзәтү ясау дәресләре.

1. Методик кулланмалар.

2. Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.

3. Әдәбият теориясе. К., 2002.

4. Атлас. Татарстан тарихы.

5. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 124-126 б.

6. Татар әдәбияты тарихы. К., 1989, 5-14 б.

Актуальләштерү. Укучыларның ХХ гасыр башы вакыйгалары турында ниләр белүен ачыклау: 1905, 1906, 1914, 1917, 1918-1921 еллар нәрсә сөйлиләр? Әңгәмә.

“Әдәбият белеме сүзлеге” буенча төркемнәрдә эш: реализм, акмеизм, рамантизм, футуризм, модернизм һ.б. ХХ йөз башында татар телендә чыккан газета-журналлар.

Татар театрының оешуы.



10, 14-15, 21 нче битләрдәге сорауларга җавап бирү.

ХХ йөз татар әд-ында илдәге һәм дөньядагы сәяси-иҗтимагый хәлләр, социаль тетрәнүләр. Татар әд-ның яңа жанрларга баюы. Халыкчан әдәби телнең формалашуы һәм үсүе. Язуда ике графика алмаштыруның матур әд. үсешенә тискәре йогынты ясавы. Шәхес культы һәм татар язучылары. Сәясиләштерелгән тоталитар система һәм татар әд. 1905-1907 еллар инкыйлабы тудырган шартларда милли әд-ның чәчәк атуы. Язучы һәм милләт язмышы. Стильләр ягыннан баю. Әдәби юнәлешләр. Реализмның төрле тармак-төсләре. Пролетар әдәбият юнәлеше барлыкка килү. Романтизм агымы. Символизм, акмеизм, модернизм өлкәсендәге тәҗрибәләр.



10.10

15.10






14-15

Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Иң саф бер фидакарь”. Беренче әсәрләре: “Кәләпүшче кыз”, “Бай углы”, “Өч хатын белән тормыш”, “Ике гыйшык”.

2

Язучының биографиясен өйрәнү дәресе. / Әдәби әсәргә анализ дәресе.

1. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 139-146 б.

2 Әдипнең портреты.

3. Китап күргәзмәсе.

4. Фотогалерея.

5. “Мирас” ж., 1998 - №2,1996 - №7-8 (56-97б.)

6. “Мәгариф” ж., 1998, №1; 1999, №1.

Дини һәм колониаль изелү.

Укытучы лекциясе. Лекциянең төп моментларын язып бару. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәренең аерым өлешләрен аңлатмалы уку. “Кәләпүшче кыз”, “Бай углы”н уку, төп образ һәм проблемаларны язып кую.

“Милләтебезгә Г.Исхакый сурәтләгән куркыныч янамасын өчен без нишлибез?” – диспут.



31-32, 36-36, 40 43 нче битләрдәге сорауларга җавап бирү.

Патша хөкүмәтенә каршы көрәше. Әдипнең милләт язмышы өчен борчылуы, татар милләтенең дини һәм колониаль изелүенә каршы чыгышлары, милли азатлык көрәшендә катнаша башлавы. Исхакыйның көрәш юлы. Беренче әсәрләренең XIX гасыр әд. белән ХХ йөз башы әд-ына күчеш әсәрләре булуы. Төп проблемалар һәм образлар, язучы әсәрләрендә яңа әд-ның нигезләре салыну. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” повестеның татар әд. һәм милләтнең үзаңы өчен әһәмияте.



17.10

22.10






16

17


Г. Исхакый “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәре.

2

Әдәби әсәргә анализ дәресе. Татар дөньясының

гасыр башында яшәү рәвеше. 200 елдан соң болгарларның (татарларның) бетү ихтималы, сәбәпләре.



Халык язмышы турында уйланулар. Әсәрнең жанры хыялый публицистик повесть булуы. Милләтнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында фикер йөртү.

24.10

29.10





18


Г. Исхакый “Көз”.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Текст буенча эш: аңлатмалы уку.

Анализ: үз бәхетең өчен көрәш, шәхси сыйфатлар, характер ныклыгы.


Образларга характеристика бирү. Гөлсем һәм Нәфисә алган тәрбия. Мохит һәм дини тәрбиянең мөһимлеге. Нәфисәгә бирелгән дини тәрбиянең нәтиҗәле, ышанычлы булуы. Исламның көче. Табигать күренешләренең көче

31.10





2 нче чирек

19

Г. Исхакый “Көз”.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Текст буенча эш: аңлатмалы уку.

Анализ: үз бәхетең өчен көрәш, шәхси сыйфатлар, характер ныклыгы.


Образларга характеристика бирү. Гөлсем һәм Нәфисә алган тәрбия. Мохит һәм дини тәрбиянең мөһимлеге. Нәфисәгә бирелгән дини тәрбиянең нәтиҗәле, ышанычлы булуы. Исламның көче. Табигать күренешләренең көче.


12.11





20

21


Г. Исхакый “Остазбикә” повесте.

2

Әсәрнең мораль-психологик планда язылуы, язучының олы җанлы шәхесләрне күрсәтүен ачыклау, геройларның эчке дөньясы.

Сорауларга җавап бирү. Образларга характеристика бирү. Язучының геройларның эчке дөньясын ачуда осталыгы.

14.11

19.11





22

Сыйныфтан тыш уку.№2

“Ул әле өйләнмәгән иде” повесте.




1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

“Ул әле өйләнмәгән иде” әсәренә мөстәкыйль анализ.

“Катнаш никахка синең мөнәсәбәтең” – диспут.



Диспутта катнашуны бергәләп бәяләү.

Әдәби әсәрне һәм язучы тормышын иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау һәм аңлата белү.



21.11





23-


БСҮ. Г.Исхакый иҗаты буенча сочинение. (№1)

1

Сочинение язуга әзерлек дәресе/ бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Сочинение.

Өйрәнелгән әсәрләр буенча сочинение яза белү.



26.11




24-25

Ф.Әмирханның тормышы һәм иҗаты. Ф.Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” повесте.

2

Язучының биографиясен өйрәнү дәресе /

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

1. Ф.Әмирхан. Әсәрләр. 4 томда, К., 1986.

2. Әдипнең портреты.

3. Китап күргәзмәсе.

4. Фотогалерея.

5. Совет Татарстаны язучылары. К., 1986, 594-597 б.

Ф.Әмирхан. Сайланма әсәрләр. Х.Хәйринең кереш сүзе белән.1941, 381 б.

Актуальләштерү. И.Тургенев әсәрләрен искә төшерү (“Дворянское гнездо”, “Ася”, “Рудин”). Ф.Әмирхан турында алдагы сыйныфларда узганнарны кабатлау. Пейзаж. Романтизм.

Укытучы лекциясе.

Ф.Әмирханның тормыш юлы, иҗаты турында яңа белемнәр туплау. Хронологик таблица эшләү. Әдәби әсәргә анализ дәресе.

XX йөз башында иң яхшы сатирик повесть булып саналган әсәрне анализлау. Язучының төп максатын ачыклау




91 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

XX йөз башында иң яхшы сатирик повесть булып саналуы. Әсәрнең жанры: сатаирик-фантастик повесть булуы. Фәтхулла хәзрәтнең типик характер булып, типик хәлләргә куелуы. Әсәрнең реализмы.



28.11

03.12






26

Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты. Беренче әсәрләре.


1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе / 1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Совет Татарстаны язучылары. К., 1986, 194-200 б.

5. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 175-179 б.

Алдагы сыйныфларда Г.Ибраһимов иҗаты буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү. Пейзаж. Романтизм иҗат юнәлеше.




326 нчы бит, 1 нче сорау.

“Яз башы”, “Диңгездә”, “Сөю-сәгадәт” хикәяләрендә табигать һәм кеше мөнәсәбәтен, табигать гүзәллеген һәм бөеклеген, адәмнең табигать баласы булуын үзенчәлекле итеп, шәхесне югары куеп тасвирлау.



05.12





27-28

Г.Ибраһимовның

“Яшь йөрәкләр” романы.



2

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Яңа белемнәр үзләштерү. Язучы тормышы, иҗаты турында телдән журнал. Укытучы лекциясе.

Төп төшенчәләр: психологик роман, шәхес иреге, күңел монологы, рухи ихтыяҗ.

Әсәр буенча эш: аңлатмалы уку, әңгәмә, алдагы дәресләрдә куелган сорауларга әсәрдән җаваплар табу.

Әсәрдәге метафораны табу. Авторның бәясе. Романны укучыларның үзләренә дәвам иттереп карау.


“Яшь йөрәкләр” романында төп сызык. Җәләш, Сабир, Зыя образлары. Кеше җанының матурлыкка сусавын, тынгысыз эзләнүләрен раслаган теләк-омтылышлар. Матурлыкның бер чагылышы буларак музыка. Мәхәббәттә бәхетсезлеккә, шәхеснең фаҗигасенә китергән сәбәпләр. Әсәрнең романтик пафосы, анда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчан җирлеге. Характерлар сурәтендә психологик бизәкләрнең муллыгы.

10.12

12.12






29

Г. Ибраһимов “Татар шагыйрьләре” китабы

1

Әсәрне уку, авторның татар шагыйрьләренә биргән бәясе. Конспект төзү.




17.12





30

ӘТ: реализм һәм романтизм типлары.

Г. Ибраһимов иҗатын йомгаклау.



1

Реализм һәм романтизм иҗат методларына аңлатма бирү.

Романтизм, реализм иҗат методларын әсәр өстендә аңлата алу.

19.12




31

БСҮ. Г.Ибраһимов иҗаты буенча сөйләшү

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Сочинение язуга әзерлек дәресе.

Г.Ибраһимов иҗатын гомумиләштереп кабатлау һәм сочинение өчен план төзү, эпиграфлар, цитаталар сайлау.


Өй сочинениесе.

Өйрәнелгән әсәрләр буенча сочинение яза белү.



24.12




32

БСҮ. Өй сочинениесен анализлау.


1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.


Фикерне эзлекле итеп бирә алу.

26.12




3 нче чирек

33

ХХ йөз башында татар прозасы ирешкән уңышлар.


1

Теманы гомумиләштереп йомгаклау дәресе.

Кабатлау, гомумиләштерү.



Тест.

Гомумиләштерү. Күренекле язучылар, аларның әсәрләре. Аларда татар җәмгыятенең тормышы, кешенең, төрле социаль катламнарның бу тормышта урыны һәм кыйммәте чагылу дәрәҗәсе. Әдәбиятка гади кешеләр, хезмәт иясе вәкилләре образлары килеп керү, аларның тормышчан сурәтләнеше. Гуманизмның яңа сыйфатлар алуы.



14.01





34

ХХ йөз башы татар поэзиясенә күзәтү.

1

Кереш һәм темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.,153-158.

Укытучы сөйләме. Төп фикерләрне язып алу.


121 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

ХХ йөз башы татар поэзиясенең яңа баскычка күтәрелүе. Күренекле шагыйрьләр. Гражданлык лирикасы көчәю. Сатира өлкәсендәге уңышлар. Жанр төрләре баю. Сәнгатьчәлек ягыннан казанышлар.



16.01




35

Г.Тукай. Тормыш баскычлары. Шагыйрьнең беренче иҗат тәҗрибәләре.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Тукай турында истәлекләр. К., 1986.

5. Мин Тукайга киләм. Шигырьләр. К., 1996.

6. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 148-153 б.

7. Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты. Интерактив китап. – Effecto Studios, 2005.

Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле турында моңарчы алган белемнәрне искә төшерү. Дидактика. Традиция. Фольклор.

Укытучы сөйләме. Биографиясендәге яңа фактлар белән таныштыру.

Тукайның юлъязмаларын уку.

Төркемнәрдә эш (чыгышлар ясау):

- Тукай – халыкның үз баласы;

- Тукай һәм аның каләмдәшләре;

- Тукай – кеше һәм шагыйрь.


Интерактив тест (2 нче вариант).

Яңа фактлар белән танышу. Беренче әсәрләрендәге аваз-мотивлар, кабатлаулар, табышлар. Үзәктә мәгърифәт һәм әдәп-әхлак мәсьәләләре торуы, дидактика принципларын үстерү. Тукай иҗатында халык авыз иҗаты принциплары һәм традицияләрнең көчәюе, җанлы сөйләм теленә якынаю. Риториканың килүе, сурәтлелек арту.



21.01





36-

Тукай шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе. “Өзелгән өмет”, “Сәрләүхәсез” шигырьләре.

Тукай лирикасы үзенчәлекләре.



1

Әдәби әсәргә анализ дәресләре.

Лирик герой, идеал.

Укытучы лекциясе.

Шигырьләрне аңлатмалы сәнгатьле уку, укыганны тыңлау.

Шигырь анализы.


Мөстәкыйль эш.

Социаль тигезлекне гомумкешелек идеалы итеп аңлау, аны төрле яклап раслау һәм яклау. Конкретлаштыру. Милли моңнарга игътибар арту. Шагыйрь һәм чор. Дөньяның һәм яшәүнең мәгънәсен халыкчан позицияләрдән торып аңлату һәм тасвирлау.

Лирик геройның шагыйрь шәхесенә хас билгеләре һәм халыкчан герой белән уртак иткән сыйфатлары. Шагыйрьнең эстетик идеалы.


23.01





37

Милли поэзиягә Тукай керткән яңалыклар, табышлар. Г.Тукай турында тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият фәне.

ӘТ: иҗат методы буларак реализм.



1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе / шагыйрь иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

Новаторлык. Образ.

Укытучы сөйләме.

Тәнкыйть мәкаләләре белән эш.

Сүзлек буенча эш.

Дәреслек буенча эш.

Рефератлар яклау.


Контроль эш.

Шагыйрь иҗатында табигать, җир, ил, халык образлары. Башка халыклар әдәбиятларына Тукай иҗатының йогынтысы. Тукай – тәнкыйтьче, халык авыз иҗаты һәм милләт тарихы турында хезмәтләре.



28.01





38

Сыйныфтан тыш уку.№3

“Тукай мәхәббәте”.




1

Дәрестән тыш уку.

Укучыларның чыгышларын бәяләү.



Әңгәмәдә катнашуны бергәләп бәяләү.

30.01





39

БСҮ. Г. Тукай иҗаты буенча сочинение. (№2).

1

Сөйләм телен үстерү.

Сочинение.

04.02




40

Дәрдемәнд. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. Шигырьләре.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Татар поэзиясе антологиясе. Том 1. К., 1992, 445-451 б.

Укытучы лекциясе. Язучы иҗатының тирәнлеген тоярга булышу.

Шигырьләрен сәнгатьле аңлатмалы уку.

Шигырь анализы.



165-166 нчы битләрдәге сорауларга җавап бирү.

“Кораб”, “Шагыйрьгә”, “Каләмгә хитаб”, “Бүзләрем маналмадым”, “Без”, “Яз чәчәге”, “Гөрләгән сулар башында...”, “Бертуганың чит тибәдер”, “Тел – илнең колагы”, “Ата-анам йорты өчен...”, “Илдә бер дуст булмаса гәр...” шигырьләре.



05.02





41

Дәрдемәнд шигырьләрендә лирик герой.

ӘТ: Татар шигыре төзелеше, үзенчәлекләре, гомуми билгеләре. Поэзия төрләре.



1

Әдәби әсәргә анализ дәресләре.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Татар поэзиясе антологиясе. Том 1. К., 1992, 445-451 б.

Шигырьләрен сәнгатьле аңлатмалы уку.

Әдәбият белеме сүзлеге буенча эш.

Шигырь анализы.

“Кеше һәм өмет” дигән темага әңгәмә.


Шәхес һәм җәмгыять, шәхес һәм туган ил, туган халык, кеше һәм табигать мөнәсәбәтләренең оста сурәтләнеше. Язмыш фәлсәфәсе. Лирик геройның халык күтәрелешләренә, инкыйлаби үзгәрешләргә мөнәсәбәте; революцияләрдә шәхес иреге буылачак дип сиземләве. Шигырьләренең сәнгатьчә үзенчәлеге. Хикмәт традицияләренең яңа югарылыкта дәвам иттерелүе.

11.02





42-43

Сәгыйть Рәмиев. Тормышы һәм иҗат юлы. “Низамлы мәдрәсә” пьесасы. “Таң вакыты” шигыре.

2

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе /

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

Романтизм. Лирик герой. Мәгърифәтчелек.

“Яз чәчге”, “Талчыбык” шигырьләрен яттан сөйләү.

Укытучы сөйләме. Язучының күпкырлы талант булуына басым ясау:

- гыйсъянчы образы;

- хатын-кызларга мөнәсәбәте;

- Аллага мөнәсәбәте.

Шигырьләре буенча эшләү. Сәнгатьле аңлатмалы уку. Дәреслектәге биремнәр буенча эш.



181 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Яшьлек елларындагы рухи эзләнүләре. Иҗат эшчәнлегенең башлануы. “Таң йолдызы”, “Тавыш”, газеталарында эшчәнлеге, бу еллардагы иҗаты. Иске тормышны кире кагу. “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” һәм “Низамлы мәдрәсә” пьесаларында уздырылган фикерләр; яңа, якты тормышка омтылу, шуңа хезмәт итү, иске, катып калган, милләтне артка сөйри торган тәртипләргә һәм гореф-гадәтләргә каршы булу, көрәшү. Әсәрләрендә мәгърифәтчелек традицияләре. “Таң вакыты” – татар милләтенең уянуына, алга омтылышына ышаныч гимны. Бунтарь рухлылык мотивлары. Ярсулы, шашкын, тынгысыз, хөр фикерле һәм романтик лирик герой.



13.02

18.02






44

Сәгыйть Рәмиев “Мин”, “Пәйгамбәр” шигырьләре.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Шигырьләре буенча эшләү. Сәнгатьле аңлатмалы уку. Дәреслектәге биремнәр буенча эш.



Лирик геройның укучы алдында эчке дөньясын ачып бирүе. Үз “мин”еңне тою, җәмгыятьтә үз урыныңны табарга омтылу

20.02




45

Сыйныфтан тыш уку. №4

С.Рәмиев “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”

ӘТ: иҗат методы буларак романтизм.


1

Класстан тыш уку.

“Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” әсәре буенча мөстәкыйль эш.



Әдәби әсәрне һәм язучы тормышын иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау һәм аңлата белү.

25.02





46

Н.Думавиның тормышы һәм иҗатына күзәтү. Думави иҗатының әһәмияте.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресләре.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Ганиева Р. Думави: Шәрекъме, Гарепме. “Казан утлары” ж., 1993, №10, 179 б.

Традициялелек.

Укытучы лекциясе. Шагыйрьнең каршылыклы шәхес икәнен ачыкларга омтылыш. Иҗатка мөнәсәбәте.

“Үтте...үтә”- соңгы строфа алдыннан буш калган юлны тутырып язу. Биремнәр буенча эш.

“Минем холкым – минем язмышым” – диспут.


203, 206, 207, 208, 209-210, 211 нче битләрдәге сорауларга җавап бирү.

“Яз”, “Золым”, “Буш вакыт”, “Татар”, “Үтә, үтә”, “Мәхбүс дустыма”, “Сугыш”, “Син – кеше”, “Сугыш тәэссораты” һ.б. шигырьләре. Думави шигырьләрендә тормышның караңгы, шыксыз якларына җентекле игътибар, “халык кайгысын җырлау”. Иҗтимагый мәсьәләләрнең үткен каралуы, һәртөрле хакимияткә, көчләүләргә каршылыкның ачык чагылышы. Шәхес иреген буып торган хәлләрне һәм сәбәпләрне сүрәтләү. Шигырьләрдә романтик мотивлар һәм рух; әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешендәге үзенчәлекләр.



27.02





47

ХХ йөз башы татар шигърияте буенча үткәннәрне кабатлау.


1

Теманы гомумиләштереп йомгаклау дәресе.

Мөстәкыйль эш.

Поэтик әсәрләрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата, гомумиләштерә белү.



03.03





48

БСҮ. ХХ йөз башы татар шигърияте буенча проект эше яклау

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Проект эшен яклау.



Проект эшен бергәләп бәяләү.

Әдәби әсәрләрне һәм язучылар тормышын иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау һәм аңлата белү.



05.03




49

ХХ йөз башы драматургиясенә күзәтү.

1

Кереш һәм темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

1. “Г.Камал исемендәге Академия театры” фотоальбомы.

2. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 158-161 б.

Жанр. Драма. Романтик драма. Романтик герой.

Укытучы сөйләме. Татар театры турында укучылар чыгышы.


229 нчы биттәге 1-3 нче сорауларга җавап бирү.

Жанрның оешып (формалашып) җитүе, төрләргә һәм жанр формаларына баюы. Татар профессиональ театры туу, төрле группалар оешу. Бу хәлләрнең милли драматургия үсешенә тәэсире. Г.Исхакый пьесалары. “Зөләйха” драмасы. Милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше. Ф.Әмирхан драмаларында яңа һәм искелек көрәше. Шәхес азатлыгы мәсьәләсе. “Яңа кешеләр” образлары. Милләт язмышы проблемасы. С.Рәмиев, И.Богданов пьесаларында искелекне фаш итү, образлар системасы.



10.03





50

М.Фәйзи драматургиясе.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе. Темага кыскача күзәтү ясау.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Иллюстрацияләр – “Галиябану” (Ф.Хәсьянова).

Чыгышларны тыңлау, кыскача язып алу.



М. Фәйзинең татар драматургиясен яңа образлар һәм алымнар белән баетуы. Романтик драма тудыру чаралары, романтик пафос һәм геройлар.

12.03




51-52

М.Фәйзи “Ак калфак” драмасы.

2

Әдәби әсәргә анализ дәресләре. “Ак калфак”ның иң уңышлы әсәр булуы, вакыйгаларның мәхәббәт өчпочмагына корылуы. Гади хезмәт кешесен югары күтәреп сурәтләү.


229 нчы биттәге 7-8 нче сорауларга җавап бирү.

“Кызганыч”, “Галиябану”, “Ак калфак” драмаларында шәхес иреге, хокук иреге мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше.



17.03

19.03






4 нче чирек

53-54

Г.Камалның тормышы һәм иҗат юлы. “Безнең шәһәрнең серләре” комедиясе. Сюжеты һәм композициясе, образлар системасы.


2

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе /

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Иллюстрацияләр – “Банкрот”, “Беренче театр” (М.Сутюшев)

Алдагы сыйныфларда узган материалны искә төшерү. “Беренче театр”, мәгърифәтчелек, Сюжет, композиция.

Укытучы сөйләме. Батулланың “Тузга язмаган хәлләр” китабыннан кызыклы истәлекләр уку.

“Безнең шәһәрнең серләре” әсәре буенча аңлатмалы эш, рольләргә бүлеп уку.

Персонажларга характеристика бирү.



Хронологик таблица.

Мәгърифәт өлкәсендә күпьяклы эшчәнлеге. Беренче пьесалары. Үгет-нәсыйхәт. Сатирик комедияләре. Алардагы төп мәсьләләр, тудырылган типлар. Татар җәмгыятенең кимчелекләреннән көлү. Акчага омтылышның кешене түбәнлеккә, оятсызлыкка төшерү ихтималы. Кешеләрнең бер-берсенә карата ерткычлыгы, хәрәмләшү, алдашуның җирлеге. Комедиянең әһәмияте, бүгенге көннәргә аваздашлыгы. Драмалары. Мәгърифәтчелек традицияләре булу.



31.04

02.04






55

БСҮ. Г. Камал – сатира остасы.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Г. Камалның чын сатира остасы булуын ачыклау




07.04




56

Г.Коләхмәтовның тормыш юлы.

1

Язучының биографиясен өйрәнү дәресе.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Совет Татарстаны язучылары. К., 1986, 250-253 б.

Драматик конфликт. Сюжет. Композиция. Ремарка. Реплика.

Кереш лекция. Тормыш юлы, социалистик идеалга килү юлы. Шәхес буларак ачыклау. Әсәрләренең үзенчәлеге. “Уалган мол” әсәре.


259 нчы биттәге сорауларга җавап бирү.

Г.Коләхмәтов – социализм тәгълиматын актив пропагандалаучы. Колахмәтов драмаларының яңалыгы. Бу яңалыкның эчтәлек-фикердә булуы, социалистик идеология алып килүе. Кешенең яшәү мәгънәсен көрәштә күрү, революцион активлыкны яклау. Аллегорик образлар, аларның фәлсәфи эшчәнлеге.



09.04





57

58


“Ике фикер” драмасы. Г.Коләхмәтов иҗатының әһәмияте.


2

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Совет Татарстаны язучылары. К., 1986, 250-253 б

“Ике фикер” әсәре буенча эш. Әдәбият белеме сүзлеге” буенча эш. Сюжет, композициясен ачыклау.



Мөстәкыйль эш.

Пьесаның төзелеше һәм стилистик үзенчәлекләре. Сәхнә әсәрендә вәнгатьчә детальләрнең, ремаркалар, афиша, пауза, репликаларның роле. Драмада психологизм. Сюжет һәм композиция үзенчәлекләре.



14.04

16.04






59

20 нче еллар әдәбияты.

1

Кереш һәм темага кыскача күзәтү ясау дәресләре.

Әсәрләр буенча эш. Тема һәм идеяләрен ачыклау. Төп образлар өстендә эш.



Әдәби процесска характеристика. Яңа газета-журналлар, әдәби төркемнәр һәм агымнар. Яңа тормышның поэтик бизәкләрен һәм сурәтләү телен эзләү. Әдәбияттагы төп темалар. Революция һәм шәхес, кеше, бәхет темасы. М.Гафури, Ф.Бурнаш, Н.Исәнбәт шигырь-поэмалары. К.Нәҗми “Шобага”, “Яр буендагы учаклар”. Әдәбиятта Ленин образы. Аны илаһилаштыру, идеаллаштыру. Әсәрләрдә Татарстан темасы. Революцион аскетлык темасы. 20 нче елларда сатира, аның объектлары.

21.04





60

Һ.Такташның тәрҗемәи хәле, иҗаты, шәхесе. Беренче чор иҗаты.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе /

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Ф.Бәйрәмова “Атылган йолдыз”, “Сөембикә”,- 2001, №8.

5. “Әдәбият белеме сүзлеге”.

6. Такташ. Истәлекләр, шигырьләр. К., 2001.

7. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 172- 173 б.

Шагыйрь турында алдагы сыйныфларда узганны кабатлау. Мифлар, идеология.

Төп фикерләрне язып алу. Иҗатының төп үзенчәлекләрен атау.

Шигырьләрне сәнгатьле уку һәм анализлау. Шул чордагы тәнкыйть белән бергә алып бару. “Әдәбият белеме сүзлеге” буенча эш.

Индивидуаль эш: “Синең Такташың бар” (“Казан утлары”, 1981, №1), “Мәгариф”, 2001, №1 (36-37б.) мәкаләләре буенча эшләү.


Конспект, хронологик таблица яки тест.

Беренче чор иҗатында гомумкешелек кыйммәтләре чагылу. Мифологик образларга игътибар. Абстракт, дини, мифологик һәм космик образларны чагылдыру. “Такташ үлде”, “Син дә үл инде” манифест рухындагы шигырьләр. Көрәшче аскетлыгы. Такташ иҗатында яңа реалисик алым-сурәтләр килеп керү һәм активлашу: “Әйдә, энем”, “Инде бу кырларда”, “Ак чәчәкләр”, “Үтеп барышлый”. Яшәү мәгънәсен һәм табигать матурлыгын табигать һәм шәхес берлегендә табу.



23.04





61

62


Һ. Такташ

“Җир уллары” трагедиясе.




2

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

1. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 173- 175 б.

2. Юзиев Н. Шигырьләр һәм поэмалар. К., 1972, 84-91 б.

3. Юзиев Н. Такташ шигыре. К., 1972.

Поэма жанры, драма, метафора нәрсә ул? “Татар шигырь төзелеше”, басымлы, басымсыз иҗекләр, шигырь ритмы, рифма. Новаторлык.

Укытучы сөйләме.

Аңлатмалы уку. Әсәрләр өстендә эш: проблемалы анализлау.


Сорауларга җавап бирү.


28.04

30.04






63

БСҮ “Һ.Такташ – татар әдәбиятын яңа идеяләр һәм әдәби геройлар белән баеткан олы шагыйрь” Сөйләшү.

1

Сочинение язуга әзерлек дәресе / бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Һ.Такташ иҗатын гомумиләштереп кабатлау һәм сочинение өчен план төзү, эпиграфлар, цитаталар сайлау.



Өй сочинение язу.

Өйрәнелгән әсәрләр буенча сочинение яза белү.



05.05





64

Сыйныфтан тыш уку.№5

Гали Рәхим.



1

Әдәби әсәргә анализ дәресе. “Идел ” әсәрен уку, анализлау.

Репрессияләнгән язучылар. “Идел ” әсәренең язмышы.

07.05




65

Ф. Әмирханның “Шәфигулла агай” повесте

1

Әсәрне анализлау дәресе




12.05




66

67


К.Тинчуринның тормыш юлы. Драматургиясе, төп әсәрләре. “Американ”.

ӘТ: Комедия жанры турында бербөтен төшенчә тудыру.



2

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе /

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

Конфликт. Сатира. Драма.

Укучы чыгышын тыңлау.

Истәлекләр уку.

Әсәр буенча эш: аңлатмалы, рольләргә бүлеп уку.

Анализ.


398 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Мөстәкыйль эш.

Әсәрдә көлке эчендә көлке бирелүе, конфликтның бу җәһәттән үзенчәлеге. Милләтне артка сөйрәүче иске гореф-гадәтләр. Үз-үзләрен фаш итүгә нигезләнеп сурәтләү үзенчәлекләре. Төп һәм ярдәмче образлар. Әсәрнең төзелеше.


14.05

19.05






68

К.Тинчурин иҗатының әһәмияте.

1

Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

Төп фикерләрне язып алу.



Викторина.

21.05




69

БСҮ. Контроль сочинение. XX йөз әдәбияты буенча.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү




26.05




70

ХХ йөз башы әдәбиятына йомгак.


1

Теманы гомумиләштереп йомгаклау дәресе.

.


Тест.

Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.

Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

Өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.




28.05




Методик кулланмалар:

1. Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминева. Әдәби әсәргә анализ ясау. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

2. Т.Н.Галиуллин. Әдәбият – хәтер хәзинәсе. Укытучылар, педагогия көллиятләре һәм югары ук йортлары студентлары өчен кулланма. Казан,“Мәгариф” нәшрияты, 2008.

3. М.Ш.Җәләлиева.Әдәбиятта тойгы катламнары. Казан,“Мәгариф” нәшрияты, 2005.

4. Х.Миннегулов. Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2004.

5. Р.Даутов. Балачак әдипләре. 1, 2, 3нче том. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2002, 2004, 2005.

6. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

7. Заһидуллина Д.Ф., Әминева В.Р., Ибраһимов М.И. Әдәби әсәр: Өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

8. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар әдәбияты. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.

9. Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек (татар әдәбияты). – Казан: РИЦ “Школа”, 2004.

10. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

11. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

12. Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.

13. Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.

14. Син кайттың, Исхакый, Ватанга. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.

15. Татар әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә. – Яр Чаллы: ӨПББИ, 2006.

16. Дәрес эшкәртмәләре үрнәкләре. Татар теле һәм әдәбият. I кисәк. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005.

17. Шакирҗанова Ә.Б. Татар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. - Казан: РИЦ “Школа”, 2004.

18. Гыймадиева Н.Г. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.

19. Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына. – Казан: “Яңалиф”,2005.

20. Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г. 5-11 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. – Казан: “Мәгариф”, 2000.

21. Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

“Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

Юнысова М.М.

Беркетмә №1

” август, 2015


“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча

директор урынбасары:

Сафиуллина Э.Ф.

” август, 2015


“Расланды”

Директор:

Зиннәтуллин Л.Б.

Боерык №


” август , 2015 ел

Каталог: upload -> images -> files
files -> Рабочая программа учебного предмета «Математика»
files -> Обтяжка и отделка схематических моделей
files -> Тематическое планирование по биологии Класс: 7 Учитель: Зарипова Гулюся Гирфанутдиновна
files -> Рабочая программа разработана на основе: Закона РФ «Об образовании»
files -> Задания школьных олимпиад ■математика, русский язык, окружающий мир задания разного уровня сложности
files -> Контрольная работа по математике. 5 класс 1 вариант Уровень а а1 Найдите сумму чисел 34 и 5
files -> Книга для учителя. Москва тц «Сфера», 2004г. Научно-методический журнал «Русский язык в школе»
files -> Шингарёв Дамир Фаридович Учитель технологии п г. т. Алексеевское 2013-2016 уч года
files -> Викторина как назывались первые русские воины? (Дружинники)
files -> Пояснительная записка Рабочая программа по предмету «Окружающий мир» 2 класс составлена на основе следующих нормативных документов и методических рекомендаций


Поделитесь с Вашими друзьями:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   24


База данных защищена авторским правом ©uverenniy.ru 2019
обратиться к администрации

    Главная страница