Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды




страница1/24
Дата11.06.2016
Размер5.47 Mb.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   24

“Татарстан Республикасы Буа шәһәреМ.М. Вахитов исемендәге гимназия”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:



Юнысова М.М.

Беркетмә №1

” август, 2015


“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча

директор урынбасары:

Сафиуллина Э.Ф.

” август, 2015



“Расланды”

Директор:



Зиннәтуллин Л.Б.

Боерык №

” август , 2015

10 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН



ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Низамиева Рузинә Һади кызы,

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик киңәшмә

утырышында кабул ителде

Беркетмә № __1_

“ ” август, 2015

2015\2016 нчы yку елы



Тематик укытуны планлаштыру

Предмет – әдәбият

Сыйныф – 10

Сәгать саны –70, атнага 2 сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү –57 сәнать

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 9 сәгать

Дәрестән тыш уку – 4 сәгать

АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.

  5. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

  6. Татар теле һәм әдәбияты. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен, 1-11 сыйныфлар, Казан, Тат.китап нәшрияты, 2011

  7. Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа Төзүче-авторлары: Заһидуллина Д.Ф., Йосыпова Н.М., Казан, 2013.

Өстәмә әдәбият: 1. Әдәбият (ХХ йөз башы һәм 20 нче еллар): татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10 нчы сыйныфлары өчен дәреслек / М.Х.Хәсәнов, А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин, И.З.Нуруллин; А.Г.Әхмәдуллин редакциясендә. – Казан: Мәгариф, 2011.


2. А.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин. “Әдәбияттан хрестоматия”, татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен, Казан “Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2005.

Методик ярдәмлекләр:

  1. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н.М. Йосыпова. Тулы. 2 нче басма. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006

  2. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Казан: “Мәгариф”, 2004

10 сыйныфына әдәбияттан эш программасы төзегәндә, “Татар теле һәм әдәбияты. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен, 1-11 сыйныфлар, Казан, Тат.китап нәшрияты, 2011”гә һәм “Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа. Төзүче-авторлары: Заһидуллина Д.Ф., Йосыпова Н.М., Казан, 2013”кә нигезләнеп төзедем.

Программа буенча 105 сәгать каралган, мәктәпнең базис укыту программасы буенча татар әдәбиятына 70 сәгать бирелде. Программаны үзләштерү өчен, әдәбияттан 102 дәрес каралган, эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Мәктәп укыту планында әдәбият дәресләре атнага 2 сәгать исәбеннән каралган, ә программа 3 сәгать исәбеннән төзелгән булу сәбәпле, язучыларның әсәрләрен өйрәнү өлешчә кыскартылды. Уку елы дәвамында 3 сочинение яздыру, 1 проект эше башкару күздә тотыла. Класстан тыш уку өчен, программа таләп иткәнчә, 5 дәрес алынды. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өй эшенә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.

Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр




  1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.

  2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.

  3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.

  4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.

  5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.

  6. Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).

  7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.



Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр


  1. Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.

  2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.

  3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.

  4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

  5. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.

  6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

Татар әдәбияты укытуның максаты һәм бурычлары
Югары сыйныфларда әдәбият укытуның төп максатын исә татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү тәшкил итә. Әлеге максатка түбәндәге бурычлар аша ирешелә:

  • укучыларда татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру;

  • әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга, аңларга, бәяләргә күнектерү;

  • иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү;

  • матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау, укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләрен тәрбияләү;

  • заман таләпләренә җавап бирүче, үз-үзен камилләштерү өстендә даими эшләүче, татар әдәбиятын, мәдәниятен, традицияләрен хөрмәт итүче, татар дөньясына, әдәбиятына кагылышлы бәхәсләрдә катнашып, үз фикерен дәлилли алучы, гуманлы, рухи, әхлакый бай шәхес тәрбияләү.



УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта белем бирүче мәктәпләрдә татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәбиятны аңлау күнекмәсе булдырыла, әхлакый позиция һәм эстетик зәвык тәрбияләнә, иҗади фикерләү үстерелә, һәм болар дөньяга карашны, тормышны бәяләү чарасына әверелергә тиеш.

Югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:


  • укучыда әдәбиятны үзе иҗат ителгән чор контекстында аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбият–сәнгать белән даими кызыксыну ихтыяҗы тәрбияләү;

  • сүз сәнгатен халыкның мәдәни үсеш билгесе буларак кабул итәргә өйрәтү, аның шәхесне рухи баету мөмкинлекләрен төшендерү;

  • укучының язу һәм сөйләм, мөстәкыйль иҗади фикерләү һәм бәяләү осталыгын үстерү;

  • укучыны үз холык-фигылен, эш-гамәлләрен контрольдә тотарга, үз рухи дөньясын баету өстендә эшләргә өйрәтү;

  • әдәби-мәдәни мәгълүматлар алу өчен төрле чыганаклардан файдаланырга күнектерү.

Югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:



Танып-белү өлкәсендә:

  • аерым чорларда иҗат ителгән әсәрләрне форма һәм эчтәлек берлеге төсендә кабул итәргә өйрәтү, сайлап уку ихтыяҗы булдыру һәм әсәргә салынган мәңгелек кыйммәтләрне билгеләргә күнектерү;

  • укыган әдәби әсәрнең үзе иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен аңлавына ирешү;

  • укучының классик әдипләр тормыш һәм иҗат юлын, милли әдәби барышның төп этапларына хас үзенчәлекләрне һәм билгеләрне белүе;

  • рефератлар, докладлар әзерләргә, әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинениеләр язарга, иҗади эшләр башкарырга өйрәтү;

  • әдәбият тарихын тикшергән вакытта әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.

бәяләү өлкәсендә:

  • милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;

  • милли әдәбиятка, андагы күренешләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя формалаштыру, әсәргә, язучы иҗатына, чор әдәбиятына бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;

  • өйрәнелгән әсәрләрне чор әдәбияты фонында шәрехли белүенә ирешү;

  • автор осталыгын бәяли алу һәм аңа карата мөнәсәбәт формалаштыру.

эстетик яктан:

  • сүз сәнгатенең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, эстетик зәвык формалаштыру;

  • төрле мәдәни дөньяларның, милли әдәбиятларның казанышларына игътибарлы һәм ихтирамлы караш тәрбияләү.

Югары сыйныфлар зур тормышка аяк басарга әзерләнүче бала өчен мөһим этап булып тора, аның шәхес буларак формалашып җитү, тирә-юньгә, башкаларга мөнәсәбәте калыплашу, дөньяга үз карашы ныгу чорын тәшкил итә. Шуңа күрә шәхси нәтиҗәләр арасында түбәндәгеләре аерым әһәмияткә ия:



  • укучының гражданлык позициясен, акыл һәм рухи эшчәнлеген, иҗтимагый бурыч хисен активлаштыру;

  • алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, үз юлын сайларга әзерләү, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә күнектерү;

  • җәмгыятьтә башкаларны, аларның үзгә фикер-карашын, мәдәниятен, традицияләрен хөрмәт итеп яшәргә өйрәтү;

  • баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;

  • мәктәпне тәмамлап чыккач та матур әдәбият укуга ихтыяҗ, әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.

Югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предметара нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыларда әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре ярдәмендә мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият–сәнгать белән даими кызыксыну формалаштыру;

  • татар теленә бәйләнештә, туган телдә аралашырга ихтыяҗ һәм аңа хөрмәт тәрбияләү;

  • мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;

  • татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, тема һәм проблематикада, геройлар бирелешендә, иҗат юнәлешләрендә, чор әдәбиятларында уртаклыкларга игътибар итү.

ӘДӘБИЯТ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсы сүз сәнгатенең тарихи үсешен системалы күзаллау булдыруга һәм шуның аша классик һәм хәзерге әдәбиятның үзара бәйләнешен тулырак аңлауга юнәлтелә.

Тәкъдим ителә торган материал татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш этапларына бәйле рәвештә бүлеп бирелә. Әдәби әсәрләр хронологик тәртиптә урнаштырыла, аерым очракларда укытучы, билгеле бер максаттан чыгып, аларның урынын үзгәртә ала. Укучыларның белем һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле әсәрләрнең күләме арту һәм әдәби процесс үзгәреше белән бәйләнештә бирелүе әдәби материалның катлаулана баруына китерә.

Югары сыйныфларда татар әдәбияты үрнәкләрен анализлау әдәбият тарихына карата бөтенлекле күзаллау булдыруда катнаша. Әдәби үрнәкләр өч максатка юнәлтелә: аерым әдәби әсәрләр уку һәм анализлау, аерым берләре укып фикер алышу, кайберләре сыйныфтан тыш уку өчен тәкъдим ителә. Әмма һәр очракта да алда куелган критерий һәм таләпләр истә тотыла.

10 сыйныфына әдәбияттан эш программасы төзегәндә, “Татар теле һәм әдәбияты. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен, 1-11 сыйныфлар, Казан, Тат.китап нәшрияты, 2011”гә һәм “Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа. Төзүче-авторлары: Заһидуллина Д.Ф., Йосыпова Н.М., Казан, 2013”кә нигезләнеп төзедем.

Программа буенча 105 сәгать каралган, мәктәпнең базис укыту программасы буенча татар әдәбиятына 70 сәгать бирелде. Программаны үзләштерү өчен, әдәбияттан 102 дәрес каралган, эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Мәктәп укыту планында әдәбият дәресләре атнага 2 сәгать исәбеннән каралган, ә программа 3 сәгать исәбеннән төзелгән булу сәбәпле, язучыларның әсәрләрен өйрәнү өлешчә кыскартылды. Уку елы дәвамында 3 сочинение яздыру, 1 проект эше башкару күздә тотыла. Класстан тыш уку өчен, программа таләп иткәнчә, 5 дәрес алынды. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өй эшенә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.



Календарь – тематик план



Дәрес темасы

С сан.

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Контроль төре

Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр

Пл.

Ф.

1 нче чирек

1

Борынгы татар әдәбияты. (V-VII гасырлар)

Гомумтөрки әдәбияты.



1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру, өзекләр уку, материалны төп фикерләр рәвешендә язу.



Татар әдәбиятының халык авыз иҗаты һәм мифология белән бәйләнеше. Фольклордан килә торган аваз-мотивлар һәм сәнгатьлелек ысул-чаралары, алымнары. Рун язулы истәлекләр.

Уйгур язулы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» китабы — борынгы төркиләрнең мәдәниятен, шул җөмләдән фольклор һәм әдәбиятын өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак. Борынгы дидактик әдәбият үрнәге буларак, Й. Баласагунлының «Котадгу белек» поэмасы. Андагы төп фикер, поэманың сәнгатьчә эшләнеше. Бу әсәрләрнең төрки-татар язма әдәбиятына тәэсире.




03.09





2

3

4



Болгар чоры мәдәнияте һәм әдәбияты

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”поэмасы



3

Кереш дәрес.

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспектлау.



Дастан-поэманың төп сюжет сызыгы буенча охшаш әсәрләргә нисбәте. Фирдәүси һәм Кол Гали.

«Кыйссаи Йосыф» әсәрендә автор әйтергә теләгән төп фикерләр. Бу фикерләрне уздыруда Йосыф һәм Зөләйха мәхәббәте сызыгының роле. Сюжетта кешеләрне ярату (гуманизм), гаделлек карашларының чагылышы. Ислам дине алга сөргән гомумкешелек идеалларын җирдәге тормыш вакыйгаларында җанландыру. Әсәрнең нигезендә яткан, мөселман дине мәҗүсилектән өстен һәм бердәнбер дөрес дин дип, күп Аллага табынуның хаталыгын раслаган концепцияне сәнгатьле итеп бирү өчен, Йосыф һәм Зөләйха образларының каршы куелып тасвирлануы. Йосыфның рухи ныклыгы, иманына тугрылык саклавы, мәрхәмәтле булуы, акылны хистән өстен куюы, туганлык-кардәшлек тойгы-хисләрен алга сөрүе. Мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы. Хыянәт, саранлык, тотнаксызлык, хөсетлек, үчлек кебек кешегә ят булырга тиешле сыйфатларны кире каккан күренеш-ситуацияләрнең сюжет сызыгына оста кертелүе. Язмыш кысаларында кешенең үз гамәлләренә үзе җаваплы һәм ирекле булуын раслау, шуның белән кешене олылау. Аның шәхес буларак рухи дөньясын бай итеп сурәтләү.



05.09

10.09


12.09





5

Алтын Урда чорымәдәнияте һәм әдәбияты. С. Сараиның “Гөлстан бит-төрки” поэмасы” Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы.

1

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, уку, сүзлек эше, сөйләү, әсәрнең өлешен тикшерү, стиль үзенчәлекләрен күзәтү, аңлатмалар бирү (нәзыйрәчелек), чагыштыру.

Шагыйрьнең тормышы турында мәгълүматлар. Иҗат эшчәнлеге.. Сәйф Сарайның тәрҗемәче буларак уңышлары.Сарайның оригиналь әсәрләре, аларның үзенчәлекләре. Шагыйрьнең фәлсәфи уйланулары, аның әсәрләрендәге төп фикерләр: яшәү-үлем, тормышка мөнәсәбәт, яшәүнең төп мәгънәсе, хезмәт һәм иҗатның роле, табигатьнең үлемсезлеге һәм роле һ. б.

Шагыйрь иҗатында мәхәббәт, яшьлек һәм картлык, галимлек һәм наданлык, тугрылык һ. б. мәңгелек темаларның хәл ителүе



17.09





6

Казан ханлыгы чоры әдәбияты.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Эвристик ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, чагыштыру, китап күргәзмәсе алымы.


Казан ханлыгында әдәбиятның үсеше, аңарда иҗтимагый һәм сәяси хәлләрнең чагылу дәрәҗәсе.

Сүз һәм графика сәнгатьләренең үзенчәлекле чагылышы буларак кабер ташлары (эпитафия). Легенда һәм риваятьләр. Аларда җәмгыять тормышының кайбер яклары гәүдәләнү һәм бу чор кешесенең рухи дөньясы чагылу үзенчәлекләре. Мөхәммәдьярның әдәби әсәрләренә гомуми күзәтү. Аларда-гы уртак яклар (композицион төзелештә, тел-стилендә, халык авыз иҗатыннан файдалануда һ. б.).



«Нуры содур» поэмасы, “Нәсыйхәт” шигыреАларда гаделлек фикере, кешене яратуны алга сөрү. Лирик герой кичерешләренең табигыйлеге, гомумкешелек мәнфәгатьләреннән килеп чыгуы. Поэмада кеше тормышы һәм табигать күренешләренең чагылышы. Тел-сурәтләү чаралары.

19.09





7

Торгынлык чоры мәдәнияте.

М. Колый, Г. Утыз Имәни иҗаты.



1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, әңгәмә, аңлатмалар бирү, конспект язу.



М. Колый «Хикмәтләр»е, аларның үзенчәлеге, идея-эстетик байлыгы, сәнгатьчә эшләнеше.

М. Колый поэзиясендә образлар системасы.

Г. Утыз Имәни иҗаты, аның “ Мәрсия Хәмидә зәүҗәте Габдерәхим Болгари”шигыре, “Мөһиммәт эз –заман” поэмасыннан “Йегет булмакның бәяны” бүлеге.


26.09





8

Яңарыш чоры мәдәнияте.

XIXйөз мәдәнияте һәм әдәбияты.

Г. Кандалыйның “Якутлар табыладыр вакыт берлән”һ.б. шигырьләре.


1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр. Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, шигырьләрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап эзләү.



Г. Кандалыйның алга таба иҗатында дөньяви мәхәббәтнең төп темага әверелүе. Бу теманы эшкәртүдә шагыйрьнең әдәби традицияләргә тугрылыгы һәм новаторлыгы. Хатын-кызларга багышланган поэмалары һәм шигъри хатлары: «Шәфгый», «Сахибҗәмал», «Фәрхи» һ. б. Хатын-кыз гүзәллеген тасвирлауда, гашыйк булган кешенең хисләрен сөйләүдә, саф сөюне зур бәхет дип раслауда шагыйрьнең сәнгатьле табышлары. Бу идея-эстетик табышларның иҗтимагый аң үсеше белән бәйләнеше. Гашыйкны гәүдәләндергән лирик герой образы ярдәмендә һәркемнең шәхси бәхеткә, мәхәббәткә һәм интим тормышка хакы барлыгын раслау. Җәмгыятьнең төзелешен, бу төзелештә ярлы катламның авыр хезмәт белән тулы тормышын сурәтләүдә Кандалый реализмының уңышлары. Әлегә бу реализмның башлангыч адымнар гына булуы. Кандалыйда крестьян («мужик») образы. Кандалый мәгърифәтчелегенең үзенчәлекләре, анда демократик омтылышларның чагылышы.

26.09





9

Акмулла иҗаты.

1







01.10




10

.Ф. Кәриминең “Морза кызы Фатыйма”әсәре.










03.10




11
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   24


База данных защищена авторским правом ©uverenniy.ru 2016
обратиться к администрации

    Главная страница